ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда кунакханәдә Төркия кешеләре агуланган

7 март 2018, 21:13

19 чит ил кешесе эч авыртып, күңел болганып табибларга мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Төркия гражданнары Алабуга кунакханәсендә агуланган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

Әлеге хәл бүген Алабугада “Хәят Отель” кунакханәсендә булган. 19 чит ил кешесе эч авыртып һәм күңел болганып, табибларга мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү вакытында бер зыян күрүчене район хастаханәсенә салганнар.

Гадәттән тыш хәл булган урында ашыгыч хезмәтләр экипажлары эшли. Өстәмә мәгълүматлар ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10