ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда “Мазда” һәм “Опель” маңгайга-маңгай бәрелешкән

7 март 2018, 20:31

Казанда “Мазда” һәм “Опель” маңгайга-маңгай бәрелешкән Һәлакәттә “Мазда” йөртүчесе – 31 яшьлек хатын-кыз имгәнгән.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Казанда Әмәт магистралендә “Мазда” һәм “Опель” маңгайга-маңгай бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әмәт магистралендә җитди юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына килгән. Шаһитлар “Мазда” һәм “Опель” автомобильләренең маңгайга маңгай бәрелешүен әйткән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга 6 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгын чыкмасын өчен, тиз арада бу машиналарның аккумуляторларын сүндергәннәр.

Һәлакәттә “Мазда” йөртүчесе - 31 яшьлек хатын-кыз  имгәнгән. Аны “Ашыгыч ярдәм” машинасында республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

“Мазда” һәм “Опель” автомобильләре икесе дә җитди зыян алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10