ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Дин

Кырым һәм Севастополь имамнары башкарган эшчәнлекләре хакында хисап тотты

7 март 2018, 16:48

Очрашу барышында җир мәсьәләсен чишүдә юридик консультация бирелде.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәтендә Кырым мөфтиләренең район имамнары белән айлык очрашулары узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда имамнар башкарган эшчәнлекләре хакында хисап тотты. Биредә шулай ук хәл ителергә тиешле мәсьәләләр көн тәртибендә булды. Аерым алганда, Ялтадагы ("Ай-Васил") мәчетендә җир мәсьәләсе кузгатылды.

Очрашу барышында дин эшлеклеләре район һәм авыл мәчетләре китапханәләрен Кырым мөселманнары Диния нәзарәтендә басылган дини һәм хәзерге китаплар белән тулыландыру тәкъдим ителде.

Кырым мөфтие Әмирал Аблаев Кырым татарлары берлеге эшли башлавын һәм республика башлыгы карамагында консультатив совет төзеләчәген җиткерде.

Район имамнары очрашуында Дәүләт Думасы депутаты Руслан Бальбек катнашты. Ул имамнарга кайсы торак пунктларда спорт мәйданчыклары төзелүен һәм кайда тагын төзеләчәге турында хәбәр җиткерде.

Очрашу барышында шулай ук җир мәсьәләсен чишүдә юридик консультация бирелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10