ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мөслим районы депутаты һәм аның хатыны 4,7 млн бюджет акчасын урлауда гаепләнәләр

7 март 2018, 12:54 , Фото: СУ СК России по РТ

Мөслим районы депутаты һәм аның хатыны 4,7 млн бюджет акчасын урлауда гаепләнәләр Урланган акча Ык елгасы яр буенда күперләр салу өчен бүлеп бирелгән булган.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Мөслим районында авыл җирлеге советы депутаты һәм башкарма комитет хезмәткәре мошенниклыкта шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр белдергәнчә, “Тимерче” ҖЧҖ һәм “ЭлектроАрматура” ҖЧҖ директоры һәм гамәлгә куючысы, депутат Игорь Бубеков, үзенең хатыны Наилә - район башкарма комитетының финанс-бюджет палата рәисе белән Ык елгасы яр буенда күперләр салу өчен бүлеп бирелгән бюджет акчасын урлаган.

Моның өчен Бубеков 2016 елның августында күперләр ясаган һәм заказчыга чыгымнар турында ялган мәгълүмат тупланган документлар тапшырган. Аның хатыны килешүләр һәм аукцион үткәрү буенча ялган документлар әзерләгән. Аукционда МУП хисабына 5,9 млн сумнан артык акча күчерелгән, ә ноябрьдә бу акчаны законсыз рәвештә Бубеков предприятиесе счетына күчергәннәр.

Урлау факты агымдагы елның февралендә ачыкланган. Исәпләүләр буенча күперләрнең берсе 694 мең сумга, ә икенчесе 411 мең сумга төшкән.

Ир белән хатын җинаять кылуда катнашлары булуларын таныганнар. Бу факт буенча “Мошенниклык”, “Хезмәт вазифаларын үз максатларында куллану” һәм Хезмәт вазифаларын үз максатларында куллануда астыртын булышлык итү” маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10