ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Ак Барс”ның элеккеге капитаны Алексей Морозов дүртенче тапкыр әти булган

7 март 2018, 09:21 , Фото: Алексей Морозов инстаграмы

“Ак Барс”ның элеккеге капитаны Алексей Морозов дүртенче тапкыр әти булган Алексейның хатыны Ирина ир бала тапкан. Аларның Никита исемле улы, кызлары Анастасия һәм Диана бар.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей командасының элеккеге уенчысы, капитаны Алексей Морозов дүртенче тапкыр әти булган. Ул үзе бу турыда инстаграмда язып куйган.

“Рәхмәт сиңа, җаным! Тормышыбызга гөл бүләк иткән өчен, рәхмәт! Сиңа һәм балабызга сәламәтлек телим”, - дип язган Алексей Морозов.

Алексейның хатыны Ирина ир бала тапкан. Аларның Никита исемле улы, кызлары Анастасия һәм Диана бар.

Морозов “Ак Барс”та тугыз сезон уйнады. 2013 елда ЦСКА клубы белән килешү төзеде. 2014 елда хоккейчы карьерасын тәмамлавы хакында белдерде.

Хәзерге вакытта Алексей Морозов Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры вазифасын башкара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10