ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы призына чаңгы ярышлары 20 елга якын уздырыла

7 март 2018, 01:00 , Фото: agryz-rt.ru/

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы призына чаңгы ярышлары 20 елга якын уздырыла Беренче төркемдә 3нче, 2нче, 4нче мәктәпләр призлы урыннар алдылар.

(Әгерҗе, 6 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 20 елга якын  “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы үз призына мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары уздыра. Быел аны шәһәр мәктәпләре арасында эстафета төрендә үткәрдек, дип яза җирле басма. 

“Орешник“ ял паркындагы чаңгы юлларында 5-6, 7-8 сыйныф укучылары җиңү өчен җан атты. Беренче төркемдә 3нче, 2нче, 4нче мәктәпләр призлы урыннар алдылар.
Икенче төркемдә 2нче мәктәп җиңү яулады. 1нче гимназия һәм 4нче мәктәп укучылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Ярышларның бизәге ул көчле чаңгычылары белән дан тотучы Күләгәш мәктәбе укучылары булды. Алар, бер генә бәйгене дә калдырмыйча, йөз чакрым юл узып Әгерҗегә киләләр һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Әнә, шушы мәктәптән Милана Михайлова һәм 2нче мәктәптән Валерий Семенова бәйгедә иң җитез чаңгычылар булып танылдылар.

Җиңүчеләргә, катнашучыларга “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының бүләкләре тапшырылды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10