ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирскида “Татар кызы” бәйгесендә себер татарларының туган телендә чыгыш ясаячаклар

6 март 2018, 19:52 , Фото: соцсети

Новосибирскида “Татар кызы” бәйгесендә себер татарларының туган телендә чыгыш ясаячаклар Новосибирск өлкәсендә “Татар кызы” бәйгесен 1999 елдан бирле оештыралар.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Новосибирск өлкәсендә XIX “Татар кызы” бәйгесендә катнашучылар себер татарларының туган телендә чыгыш ясаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге дәүләт учреждениесе директоры Рауза Тихомирова хәбәр итте.

“Чарада катнашучыларның күбесе себер татарларының туган телендә чыгыш ясаячак. Без катнашучыларның өйдә сөйләшкән телләрендә чыгыш ясарга басым ясыйбыз”, - диде Рауза Тихомирова.

Чарада Татарстанның атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов (Артур&Марат дуэты) чыгыш ясаячак.

Бәйгенең максатлары:

  • Яшь буынга гореф-гадәтләрне тапшыру;
  • Татар мәдәниятен, телен пропагандалау;
  • Катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтен ачарга һәм үстерергә ярдәм итү.

“Татар кызы – 2018” Новосибирск өлкәсенең Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм башка оешмалар ярдәмендә оештырыла.

Новосибирск өлкәсендә “Татар кызы” бәйгесен 1999 елдан бирле оештыралар. Өлкәдә якынча 29 мең татар яши.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10