ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Онколог-маммологлар Казанда сәүдә үзәгендә хатын-кызларны бушлай тикшерәчәк

6 март 2018, 18:47

Республика онкологик клиник диспансер табиблары теләге булган хатын-кызларның сөт бизләренә УЗИ ясаячак.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда “МЕГА” сәүдә үзәгендә, күкрәктә яман шешне башлангыч чорда диагностикалау буенча, #япрошла социаль акциясе узачак. Чара сәгать 10 нан 16 сәгатькә кадәр барачак. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Республика онкологик клиник диспансер онколог-маммологлары сәүдә үзәгендә үк, теләге булган хатын-кызларның күкрәкләрен бушлай тикшерәчәк. Шунда ук сөт бизләренә УЗИ ясатырга яки онкодиспансерда маммография узу өчен юллама алып булачак. Акцияне үткәрү урынында электрон чират оештырыла.

Шулай ук хатын-кызлар өчен матурлык һәм сәламәтлек темасына лекторий оештырылачак, ә көтү зонасында макияж һәм прическа ясата алачаклар.

Тикшерү тәмамлангач, #япрошла табличкасы һәм хештегы белән фотография ясатып, социаль челтәрләргә куярга мөмкин. #япрошла акциясен оештыручылар хатын-кызларда үз-үзләрен кайгырта белү хисе уятырга тели.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10