ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ижауда узган кышкы спорт төрләре бәйгесендә Әгерҗе егете өч алтын медаль яулады

6 март 2018, 22:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Ижауда узган кышкы спорт төрләре бәйгесендә Әгерҗе егете өч алтын медаль яулады Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә беренче тапкыр кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия уеннары узды.

(Әгерҗе, 6 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә беренче тапкыр кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия уеннары узды, дип яза җирле басма. 

Анда илебезнең төрле почмакларыннан меңләгән спорт сөюче катнашты. Алар үзләрен чаңгы, биатлон, керлинг, сноуборд һәм башка спорт төрләрендә сынадылар.
Әгерҗе районы Күләгәш авылында туып-үскән Александр Васильев биатлон буенча осталыгын күрсәтте. Спринтта һәм шәхси узышуда ул беренче урыннарны яулады. Катнаш эстафетада да алтын медаль алды.

Кечкенәдән чаңгы спорты белән шөгыльләнгән, Олимпия резервы мәктәбен тәмамлаган, хәзер Ижауда тренер булып эшләүче Сашаның әлеге уңышларына аның туган авылында яшәүче әти-әнисе һәм туганнары сөенүләрен белдерделәр.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10