ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанда хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе була

6 март 2018, 15:46

Казанда хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе була "Гаилә" мәчетендә 8 мартта узачак бәйгедә иң кечкенә мөслимәләр дә, мәктәп укучылары да, урта һәм олы буын вәкилләре дә катнашачак.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Казанда Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Гаилә” мәчетенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

8 мартта 9:00 сәгатьтә Казанның Гаилә мәчетендә (Җ.Фәйзи, 2) хатын-кызлар арасында Коръән укучылар конкурсында иң кечкенә мөслимәләр дә, мәктәп укучылары да, урта һәм олы буын вәкилләре дә катнашачак.

Җиңүчеләр яшь һәм ничә сүзне яттан белүенә карап, 14 номинация буенча билгеләнеләчәк.

Конкурсантлардан мәхәллә имам-хатыйбның язмача юлламасы белән килү сорала. Конкурс шартлары буенча, бер кеше бер генә номинациядә катнаша ала.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10