ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Санкт-Петербург рәссамы Азат Галимовның күргәзмәсе ачылды

6 март 2018, 10:39 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Санкт-Петербург рәссамы Азат Галимовның күргәзмәсе ачылды Күргәзмә якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә рәссам Азат Галимовның күргәзмәсе рәсми рәвештә ачылды. Күргәзмә якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. Бу хакта Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азат Галимовның иҗаты чынбарлыктагы сәнгатьне яратучылар арасында танылган. Аның исеме 2007 елда “Россиянең иң яхшы рәссамнары” каталогына кертелгән. Рәссамның күргәзмәләре Санкт-Петрбургта һәм чит илләрдә дә үткәрелгән. Ул үз осталыгын камилләштерүдән туктамый. 

Күргәзмә 6 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10