ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Санкт-Петербург галиме дини әдәбият белән кызыксынучылар өчен Казанда курслар оештыра

5 март 2018, 15:43 , Фото: Ильнар Тухбатов

Санкт-Петербург галиме дини әдәбият белән кызыксынучылар өчен Казанда курслар оештыра Курсларга йөрүчеләр совет чорында сакланып калган дини кулъязмалар белән таныша алачак.

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Санкт-Петербургтагы Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов Казанда “Татар дини әдәбияты: Совет чоры” дип аталган махсус курслар оештыра. Бу хакта галим үзе “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр итте.

“Курслар биш өлештән тора. Катнашучылар совет чорында иҗат ителгән дини әдәбият, кулъязмалар белән таныша алачак. Шулай ук Ислам дине, Коръән тәфсире, вәгазьләр турында чыгышлар көтелә. Чарада талантлы егет-кызлар белән танышырга телим. Киләчәктә бу өлкәдә алар белән бергәләп эш алып барыр идек”, - диде Әлфрид Бустанов.

Махсус курслар 19-23 мартта уза. Катнашырга теләүчеләр алдан гариза язарга тиеш. “Гариза бирүчеләр бик күп. Катнашучыларның күпчелеге - студентлар. Курсларга ун кеше сайлап алам. Сайлаганда язган сорауларына, тәкъдимнәренә карыйм”, - диде галим.

Курслар Казан (Идел буе) федераль университетында узар, дип планлаштырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10