ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов: Артем Здуновның Дагыстанда эшләве Татарстанның потенциалын күрсәтә

5 март 2018, 14:03 , Фото: president.tatarstan.ru

Р.Миңнеханов: Артем Здуновның Дагыстанда эшләве Татарстанның потенциалын күрсәтә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге икътисад министры Артем Здуновның Дагыстан Премьер-министры итеп билгеләнүе турында фикерен әйтте.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Рөстәм Миңнеханов Артем Здуновның Дагыстанда эшләве республиканың потенциалы хакында сөйли, дип белдерде. Бүген Татарстан Президенты Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан федераль һәм республика гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда Татарстанның элеккеге икътисад министры Артем Здуновның Дагыстан Премьер-министры итеп билгеләнүе турында фикерен әйтте. 

«Здуновның Дагыстанга китүенә артык шатланмыйбыз. Ул киләчәге зур булган министр, актив кеше иде. Мәскәү белән яхшы эшләде, кече һәм урта бизнес өлкәсендә кызыклы проектлары күп иде», - диде республика башлыгы.

Встреча с женщинами-журналистами федеральных и республиканских СМИ

Аның сүзләренчә, Дагыстан гади төбәк түгел, әмма аның потенциалы бар.

«Татарстан министрының анда эшләве республиканың потенциалы хакында сөйли. Без үзебезнең кадрлар белән горурланабыз», - дип искәртте Татарстан Президенты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10