ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Михаил Бабич эш сәфәре белән Татарстанга килә

5 март 2018, 10:35 , Фото: архив tatarstan.ru

Михаил Бабич эш сәфәре белән Татарстанга килә Россия Президентының Иде буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле киңәшмә үткәрәчәк, анда Татарстан Президенты да катнаша.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия Президентының Иде буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич 5 мартта эш сәфәре белән Татарстанга килә, дип хәбәр ителә Татарстан Хөкүмәте сайтында.

6 мартта Михаил Бабич рәислегендә киңәшмә узар дип көтелә, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

5-6 март көннәрендә Татарстанда мәктәп укучылары арасында III Идел буе федераль округы Интеллектуаль олимпиадасының округ финалы узачак.

Олимпиада РФ Президентының Иде буе федераль округы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ярдәмендә «iВолга-2015» Яшьләр форумында катнашучылар башлангычы белән үтә. Финал нәтиҗәләре буенча җиңүче команда РФ Президентының Иде буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле кубогына ия булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10