ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Апас кызы инглиз теле буенча Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе булды

5 март 2018, 08:00 , Фото: apastovo.ru

Апас кызы инглиз теле буенча Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе булды Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты.

(Апас, 5 март, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас урта мәктәбенең 7В классы укучысы Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты. Ул биредә инглиз теле буенча югары балл җыеп беренче урынга лаек булды, дип яза җирле басма.

Регинаның укытучысы Ләйсән Зиннәтуллина.

Регина укуда да сынатмый, мәктәп тормышында да актив. Сәхнәне үз итә, бик матур итеп алып баручы һәм биюче дә ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10