ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Мөхәммәдия” шәкертләре Шиһабетдин Мәрҗани укуларында катнашты

5 март 2018, 08:13 , Фото: Расих Фасхутдинов

“Мөхәммәдия” шәкертләре Шиһабетдин Мәрҗани укуларында катнашты Чарада Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм хезмәтләренә кагылышлы сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәтелде һәм шигырьләр укылды.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан укулар узды.

Чтения имени Шигабутдина Марджани в казанском медресе «Мухаммадия»

Укуларны Мөселманнарның дини оешмасы – урта профессиональ дини белем бирү учреждениясе – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе оештырды.

Чтения имени Шигабутдина Марджани в казанском медресе «Мухаммадия»

Шәкертләр Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм хезмәтләренә кагылышлы сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәтте һәм шигырьләр укыды. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанинең балачактан ук яшьтәшләреннән белеме белән аерылып торуын күрсәткән өзекләр бар иде. 

Чтения имени Шигабутдина Марджани в казанском медресе «Мухаммадия»

Әлеге укулар шәкертләргә галимнең татар һәм ислам дөньясына керткән өлешен тагын бер кат күрсәтте.  

Чтения имени Шигабутдина Марджани в казанском медресе «Мухаммадия»

Соңыннан Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган документаль фильм тәкъдим ителде.

Чтения имени Шигабутдина Марджани в казанском медресе «Мухаммадия»
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10