ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Милли Шура рәисе Әстерхандагы "Татар кызы" бәйгесен башка өлкәләргә мастер-класс дип атады

4 март 2018, 20:16 , Фото: tatar-congress.org

Милли Шура рәисе Әстерхандагы Башка төбәкләрдән килгән татар лидерларының да милли гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән бәйге уздырасы килә, диде В.Шәйхразиев.

 (Казан, 4 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Әстерханда үткән "Татар кызы" бәйгесенең төбәк финалын Васил Шәйхразиев башка өлкәләрдәге татарлар өчен мастер-класс буларак бәяләде. Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе сүзләренчә, бәйгедән соң Төньяк округ һәм Төньяк Кавказ округындагы татар иҗтимагый оешмалар вәкилләре мондый бәйге үткәрү турында тәҗрибә уртаклашканнар, аның үзенчәлекләре белән кызыксынганнар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Васил Шәйхразиев Әстерхан шәһәрендә Төньяк округ һәм Төньяк Кавказ округындагы татар иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән киңәшмә уздырды. "Татар кызы" бәйгесе шушы очрашу вакытына тәгаенләнде.

"Татар кызы" бәйгесе - татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән традицион бәйге, былтыр ул халыкара статус алды. Бәйге берничә этаптан тора - әлегә төбәк этаплары бара, төбәкләрдә җиңгән кызлар Казанда финалда көч сынашачак. Бәйгенең максаты - татар телендә чиста сөйләшкән, традицион татар тәрбиясе алган кызларны үрнәк итеп күрсәтү. "Һәр төбәктә дә мондый бәйге үтми, төбәкләрдәге татар лидерлары конкурс таләпләренә җавап бирерлек кызларны табу авыр булуын әйтә. Әмма без бүген эшли башламасак, безнең иртәгәбез булмаячак", - дип аңлатты Шәйхразиев. Татар лидерлары милли максатка юнәлдерелгән бәйгеләрне уздырырга кирәген аңлады, күбесенең күзләре яна башлады, диде ул. 

Быел Әстерхан өлкәсенең “Татар кызы -2018” бәйгесенең җиңүчесе дип Ләйлә Мусаева табылды. Барлыгы Әстерхан финалында 8 кыз ярышты. Ләйлә Мусаева Әстерхан өлкәсенең Нариман районы, Яңа-Күчергановка авылыннан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10