ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Алабугада VII республика фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләрне бүләкләделәр

4 март 2018, 13:54 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Алабугада VII республика фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләрне бүләкләделәр Төп бүләк ябалак сыны – акыл һәм белем символы.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Алабугада VII республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ярышларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан федераль университетының Алабуга институты һәм Республика мәктәптән тыш эш үзәге. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фәнни-гамәли конференциядә Татарстанның 40 торак пунктыннан 140тан артык укучы катнашты. Алар тематик секцияләр буенча үз докладларын тәкъдим итте. Модераторлар сүзләренчә, аларның һәрберсе күләмле һәм кызыклы тикшеренү эшләре алып барган.

Иң яхшы докладлар авторларына дипломнар тапшырылды. Төп бүләк ябалак сыны – акыл һәм белем символы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10