ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Танылган гармун остасы уку йортларында тальянчы дипломы бирергә кирәк дип саный

3 март 2018, 17:56 , Фото: Рамиль Гали

Танылган гармун остасы уку йортларында тальянчы дипломы бирергә кирәк дип саный Милли уен коралына мәхәббәт уку йортларында ук туарга тиеш, ди Айрат Харисов.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Танылган гармун остасы Айрат Харисов баянчы һөнәре белән бергә тальянчы дипломы да бирелергә тиеш, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Бүген гармун ясаучы дигән һөнәр югалып бара. Мин үзем утыз ел гармуннар ясау белән шөгыльләнәм. Хәзерге вакытта яшьләрдә гармун белән кызыксыну җитми. Өлкән яшьтәге кешеләр бу дөньядан китеп бара”, - дип сөйләде Айрат Харисов .

Гармун остасы фикеренчә, гармунчыларга төп һөнәрләре белән бергә тальян остасы дигән диплом да бирелергә тиеш. “Мәдәният һәм сәнгать институтларында, училищеларда укыганда, укучылар “тальян гармуны остасы” һөнәрен дә алып чыксыннар иде. Укып бетергәч түгел, ә укыганда ук, үзләрендә тальян гармунына мәхәббәт уятсалар, әлеге инструментның популярлыгы да артыр иде”, - ди ул.

Айрат Харисов “авыл клубларына тальян гармуны алып бирү” программасы керергә тиеш дип саный. “Авылларыбызда гармунчылар түгел, ә яхшы гармуннар аз!”, - дип белдерде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10