ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов: Чемпионат вакытында Казан - Россиянең визит карточкасы булачак

3 март 2018, 16:56

Р.Миңнеханов: Чемпионат вакытында Казан - Россиянең визит карточкасы булачак    Татарстан Президенты Казанда йорт стеналарын, автомобиль юлларын һәм башка объектларны тәртипкә китерергә кушты.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Казан 2018 елгы Дөнья Чемпионаты вакытында Россиянең визит карточкасы булачак, шунлыктан Татарстан башкаласы үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш. Бүген бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышында әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заседание Республиканского организационного комитета "Россия 2018"

Татарстан Президенты спортчыларны, җанатарларны, туристларны лаеклы каршылау максатыннан, Казанда йорт стеналарын, автомобиль юлларын һәм башка объектларны тәртипкә китерергә кушты.

Заседание Республиканского организационного комитета "Россия 2018"

Рөстәм Миңнеханов мундиаль - үзебезне дөньяда һәм илдә чираттагы тапкыр таныту өчен искиткеч мөмкинлек, дип белдерде.

Заседание Республиканского организационного комитета "Россия 2018"

Бүген ФИФА вәкилләре Kazan-Arena стадионын карады һәм канәгать калды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10