ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстанның Казахстандагы вәкиле вазифасыннан азат ителде

3 март 2018, 14:01

Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов вазифасыннан Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә азат ителде.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов вазифасыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә азат ителде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“2018 елның 5 мартыннан Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахмановичны Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан, башка эшкә күчү сәбәпле, азат итәргә”, диелгән документта.

Татарстан Президентының Карарына 2018 елның 2 мартында имза куелган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10