ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөфти шәйх Равил Гайнетдиннең фәнни-дини хезмәте казах теленә тәрҗемә ителгән

3 март 2018, 11:53

Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге делегация Астанада “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” форумында катнаша.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Мөфти шәйх Равил Гайнетдиннең “Шәригатькә адым” (“Введение в шариат”) фәнни-дини хезмәте казах теленә тәрҗемә ителгән һәм “Мәдинә” нәшрият йортында басылган. Әлеге китап Казахстанда узачак форум өчен махсус нәшер ителгән. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көннәрдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәйх Равил Гайнетдин җитәкчелегендә “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” форумында катнаша.  Халыкара конференция Астанада Тынычлык һәм дуслык сараенда уза. 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы чыгышы һәм ул ясаган белдерү халыкара чарада катнашучыларда гына түгел, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрендә дә кызыксыну уятты, дип язылган әлеге хәбәрдә.

Форумда Евразия һәм Азия илләре мөфтиләре, дин эшлеклеләре катнаша. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10