ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районы Кичкетаң авылында шәхси хуҗалыклар биш миллион сумлык сөт сатканнар

3 март 2018, 07:00

Әгерҗе районы Кичкетаң авылында шәхси хуҗалыклар биш миллион сумлык сөт сатканнар Кичкетаң – Әгерҗе районында иң күп мал күп асраучы авылларның берсе.

(Әгерҗе, 3 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).Кичкетаң – Әгерҗе районында иң күп мал күп асраучы авылларның берсе. Быел, узган елга караганда, биредә мөгезле эре терлекләр, бал кортлары, кош-кортлар тагын да арткан.

Узган ел җирлектә 204 сыер асралган. 22 хуҗалыкта өч һәм аннан да күбрәк баш сыер бар. Сөтлебикә хуҗалары 579 мең сум субсидия алганнар. Шәхси хуҗалыклар 273900 литр сөт сатканнар. Иң күп сөт тапшыручылар – Рәшит Таҗиев, Фәрит Зиннәтуллин, Юрий Казанцев, Михаил Куропаткин, Азат Әскәров, Өлфәт Моратов. Гомумән, халык сөт сатып биш миллион сумга якын акча эшләгән.

Шәхси хуҗалыкларда 60 трактор, 127 җиңел, 13 йөк машинасы бар. 17 хуҗалык 384 гектар мәйданда үзләренең пай җирләрен алган. Печән сатып акча эшләүче хуҗалыклар да күп биредә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10