ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Азәрбайҗанда татар халык ашлары бәйгесендә төрле милләт кешеләре катнашты

2 март 2018, 20:48 , Фото: Әмин Рамазанов

Азәрбайҗанда татар халык ашлары бәйгесендә төрле милләт кешеләре катнашты Баку шәһәрендә татар халык ашлары көнендә өй токмачы, кош теле, чәк-чәк, өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, өлеш һ.б. пешергәннәр.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 28 февраль көнне Азәрбайҗанда татар халык ашлары көнендә татар, рус, лезгин һәм азәрбайҗан милләтендәге кешеләр татар халык ашлары бәйгесендә катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Salam Tatarstan” проекты җитәкчесе Әмин Рамазанов хәбәр итте.

Азәрбайҗанның милли ашлар үзәгенең баш аш-су остасы Тунзаля Мамедова мондый чаралар халыклар дуслыгын ныгытуга хезмәт итүен белдергән.

“Salam Tatarstan” проекты җитәкчесе Әмин Рамазанов ел саен үткәрелә торган бәйрәмнең мөһимлеген белдерде, яшьләрнең дә әлеге чара белән кызыксына башлавын әйтте. Аның фикеренчә, нәкъ менә шундый чаралар татар халкының гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшырырга, милләтебезне саклап калырга һәм үстерергә ярдәм итә.

Бу көнне өй токмачы, кош теле, чәк-чәк, өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, өлеш һәм татар халкының башка традицион аш-су ризыкларын пешерү осталыгы буенча бәйге узган. Бәйгедә җирле татарлар гына түгел, азәрбайҗан, рус, лезгин халыклары да катнашкан. 

Бәйгедә җиңүчеләр:
Алсу Йосыпова,
Тәдҗибә Бабаева,
Рауза Алиева.

Кичә, үзенчәлекле татар ашлары рецептларын туплаучы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көне уңаеннан, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе һәм “Salam Tatarstan” халыкара үзәге ярдәмендә оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, 28 февраль көнне Россия һәм БДБ илләрендә Татар халык ашлары көне билгеләп үтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10