ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

"Татар-информ" Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышын онлайн күрсәтә

2 март 2018, 17:45

Җыенның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 3 март көнне, Казанның "Корстон" күңел ачу-сәүдә комплексында VII Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узачак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында әлеге утырышның онлайн трансляциясе оештырыла.

Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/173/. Утырыш сәгать 10да башлана. 

Җыенның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. 

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 1-3 март көннәрендә үтә. Җыенда Россиянең 41 регионыннан 750ләп кече эшмәкәр, фермерлар катнаша. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10