ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Үзбәкстан белән тәҗрибә уртаклашырга әзерлеген белдерде

2 март 2018, 17:38 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм  Миңнеханов Татарстанның Үзбәкстан белән тәҗрибә уртаклашырга әзерлеген белдерде Казан Кремлендә Татарстан Президенты белән Ташкент өлкәсе делегациясе очрашты.

(Казан, 2 март, "Татар-информ").  Татарстан Президенты республиканың Үзбәкстан коллегалары белән төрле юнәлешләрдә һәм икътисадның төрле өлкәләре буенча тәҗрибә уртаклашырга әзерлеге турында белдерде. Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе төбәге буларак, Татарстан Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерү яклы. "Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе делегациясенең бүгенге визиты алга таба үзара элемтәләрне ныгытуга китерәчәк", - диде Миңнеханов.

Республика лидеры Татарстан Үзбәкстанга төбәк предприятиеләрендә җитештерелә торган сәнәгать продукциясен җибәрү белән кызыксынуын искәртте.

Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм вице-премьер – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10