ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Татар дөньясы

Чиләбе татарлары конгрессы егерме еллык юбилеен уздыра

2 март 2018, 07:36 , Фото: tatar-congress.org

Чиләбе татарлары конгрессы егерме еллык юбилеен уздыра Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашкан.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Кичә Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы үзенең егерме еллык юбилеен бәйрәм итте. Бу уңайдан Чиләбе шәһәренең Наум Орлов исемендәге драма театрында тантаналы кичә булды, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Фойеда кызыклы һәм зәвыклы күргәзмә оештырылган, ярминкә эшләгән. Бәйрәм чарасында Татарстан һәм Төньяк Урал артистлары чыгыш ясаган.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашкан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10