ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казан циркын төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 300 млн сум акча бүленгән

1 март 2018, 21:38 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казан циркын төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 300 млн сум акча бүленгән     Подрядчы оешмалар түбәсен, тәрәзәләрен, ишекләрен яңарталар, шулай ук цирк тирәсен дә төзекләндерәләр.

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Казан циркын төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 326,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында әйтелгән.

Заказчы Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе , башкаручысын 19 мартта сайлаячаклар.

Подрядчы оешмалар түбәсен, тәрәзәләрен, ишекләрен яңарталар, шулай ук цирк тирәсен дә төзекләндерәләр.

Казан циркы үз эшен 17 мартта башлап җибәрә. Капиталь төзекләндерүдән соң артистлар җыелма командасы тамашалары белән сөендерәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10