ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Иҗади эшмәкәрләрне Актанышта татар гармуны фестивалендә катнашырга чакыралар

1 март 2018, 19:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Иҗади эшмәкәрләрне Актанышта татар гармуны фестивалендә катнашырга чакыралар "Татар гармуны" фестивале һәм Әлфия Авзаловага багышланган җыр фестивале июль аенда узачак.

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Татар авылларының социаль-икътисади нигезен булдыруда эшмәкәрләр роле" темасына сессиядә Актаныштан килгән делегат Булат Шәйхразиев иҗади эшмәкәрләрне татар гармуны фестивалендә катнашырга чакырды. Быел Актаныш районында "Татар гармуны" фестивале һәм Әлфия Авзаловага багышланган җыр фестивале узачак, дип хәбәр итте ул.

Булат Шәйхразиев соңгы биш елда алты район эшмәкәрләре белән эшчәнлек алып баруын билгеләп узды. "Сезне, эшмәкәрләрне, авылны саклап калган милли геройлар, дияргә була. Бүгенге көндә авылда җитештерелгән фермер продукциясен сатып булмый, диләр. Икенче проблема - авылдан яшьләр китә, яшләргә эш юк, диләр. Еш кына бу сораулар күтәрелә. Авыл хуҗалыгы һәм Икътисад министрлыклары төрлечә ярдәм күрсәтсә дә, авыл җиренә бу гына җитми. Бүген авыл җиренә җан өрергә кирәк. Быел Актаныш районында зур гына проект көтелә. Бу "Татар гармуны" фестивале һәм Әлфия Авзаловага багышланган җыр фестивале", - дип белдерде делегат.

Булат Шәйхразиев өч көнгә сузылачак бу чараларның июль аенда узачагын әйтте. "Без бу проектны уздырганда, милли темаларны күтәрергә җыенабыз. Авылда җитештерелгән продукцияне шушы фестивальләрдә сатуны оештырырга уйлыйбыз", диде эшмәкәр. Аның әйтүенчә, продукцияне шәһәр ярминкәләренә алып барып сату бер әйбер, ә кайбер авылларда, шәһәр халкын чакырып, продукция сату белән бәйле матур тәҗрибәләр бар. Актаныш делегаты һәр район, авылларда үткәрелә торган зур чараларда эшмәкәрләргә үз товарлары белән актив катнашырга тәкъдим итте.

"Кирам Сатиев гармуннары белән бөтен Җир шарын әйләнеп чыкты. Өч эшмәкәрнең берсе -  гармунчы. Барыгыз да талантлы, иҗади кешеләр. Чараны өч көнлек итеп үткәрергә җыенабыз. Чатырлар корып, бөтен дөнья ишетерлек итеп, чын татар гармун фестивален үткәрергә ниятлибез. Бу проектны Энгель Фәттахов үзе җитәкли", - дип Булат Шәйхразиев шушы проектта катнашырга өндәде.

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев Ык буе авыллары Сабан туе кебек, Агыйдел буе авылларын да җыя алсагыз, перспективалы проект булыр иде, дип өстәде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10