ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте
Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов

Татар дөньясы

Җырчы Сөмбел Билалова күбрәк югары белем алырга киңәш итте

1 март 2018, 16:23 , Фото: Расих Фасхутдинов

Җырчы Сөмбел Билалова күбрәк югары белем алырга киңәш итте Киләчәктә белемле кеше генә зур уңышларга ирешә алачак, диде җырчы Татар яшьләре өчен аралашу мәйданчыгында.

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татар эстрадасы җырчысы Сөмбел Билалова мөмкин кадәр күбрәк белем алырга киңәш итә. Аның фикеренчә, киләчәктә белемле кеше генә зур уңышларга ирешә алачак. Бу хакта ул “ҖМГТ” татарча аралашу клубында узган очрашуда әйтте.

Хәзерге вакытта җырчының ике югары белеме бар. Киләчәктә журналист һөнәренә дә укырга тели.

Очрашуда җырчының тормыш юлы, иҗаты, Мәскәүдәге тормышы һәм киләчәккә планнары белән бәйле сораулар яңгырады.

“Минем күптәнге хыялым – телевидениеда эшләү иде”, - диде Сөмбел Билалова. Хәзерге вакытта ул “Хәрәкәттә - бәрәкәт” тапшыруын алып бара.

Җырчы тапшыру башлаганчы, йөзеңне, тавышыңны рәткә китерү өчен күнекмәләр дә өйрәтте.

Сөмбел Билалова җырларын да башкарды. Очрашу азагында аудиотасмаларын бүләк итте. 

Ахырда, “ҖМГТ"ның матур гадәте буенча, кунаклар чәй һәм тәм-томнардан торган табын янына җыелды.

Мәгълүмат өчен. “ҖМГТ”оешмасы - ул татар яшьләре өчен аралашу мәйданчыгы. Кичәләр һәр чәршәмбе көнне кичке 18.00 сәгатьтә уза. Очрашуларны Гөлназ Гыймадиева, Ләйлә Яруллина, Ислам Кәримов оештыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10