ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан фигуралы шуучылары халыкара турнирда көмеш медаль алды

1 март 2018, 14:29

Диләрә Зарипова, Алия Хәмитова, Яна Жаркова, Дарья Бусыгина, Рената Хуҗина «Татарстан» командасы составында чыгыш ясады.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казан фигуралы шуучылары Дарья Бусыгина, Диләрә Зарипова, Яна Жаркова, Алия Хәмитова һәм Рената Хуҗина синхрон фигуралы шуу буенча Spring Cup халыкара турнирында көмеш медаль яулады, дип хәбәр итә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе матбугат хезмәте.

Италиянең Милан шәһәрендә узган турнирда барлыгы 27 команда (шуларның дүртесе Россиядән) катнашты. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе спортчылары «Татарстан» командасы составында чыгыш ясап, Senior категориясендә икенче урын алды.

Казанның «Идел» командасы Junior категориясендә җиңү яулады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10