ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әгерҗе районында яңа мәктәп төзелешенә 41 млн сум биреләчәк

1 март 2018, 09:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе районында яңа мәктәп төзелешенә 41 млн сум биреләчәк 2018 елның 1 сентябренә Күләгәш балалары заманча мәктәпкә киләчәкләр.

(Әгерҗе, 1 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе районы Күләгәш авылында 30 балага исәпләнгән башлангыч мәктәп-балалар бакчасы төзелә. Яңа мәктәп салу өчен республикадан 41 миллион сум акча тәгаенләнгән, дип яза җирле басма. 

Ул яңа уку елына бина әзер булачак. Хәзерге вакытта бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган. Төзүчеләр биредә эчке эшләрне башкаралар. 2018 елның 1 сентябренә Күләгәш балалары заманча мәктәпкә киләчәкләр. Узган гасырда агачтан төзелгән, моңа кадәр мичкә ягып җылытылган мәктәп тарихка кереп калачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10