ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Балтач каратистлары кабат җиңүләр белән сөендерә

1 март 2018, 06:00 , Фото: baltaci.ru

Балтач каратистлары кабат җиңүләр белән сөендерә Узган ялларда “Балтач” спорткомплексында кекусинкай-каратэ буенча XXIII ачык Татартсан Республикасы беренчелеге узды.

(Балтач, 1 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Узган ялларда “Балтач” спорткомплексында кекусинкай-каратэ буенча XXIII ачык Татарстан Республикасы беренчелеге узды, дип яза җирле басма. 

Ярышларга Татарстан, Мари иле Республикасы һәм Киров өлкәсеннән 148 спортчы килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров чараның тантаналы ачылышында сүз алып спортчыларны, хөкемдарларны, тренерларны ихластан сәламләп, зур уңышлар теләде.

Балтач каратистлары (өлкән тренер, сенсей Альберт Бәзәгетинов, тренер, семпай Рифат Зарипов) әлеге ярышларда бик матур чыгыш ясады. Үз үлчәү категорияләрендә Якуб Зарипов , Тимур Хәялиев, Әмир Бариев, Артем Федоров, Әмир Бәзәгетдинов беренчелекне яулады. Салих Зарипов, Алим Гарипов – икенче, Алина Якупова өченче призлы урынга лаек булдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10