ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
Польшада татар милли ашлары көннәре бара
“Метаморфозы”: Нурбәк Батулла һәм аның командасыннан хореографиягә яңача караш
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында катнашачак
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак

Татар дөньясы

Пензада татар сәүдә йорты ачылырга мөмкин

28 февраль 2018, 16:40 , Фото: Салават Камалетдинов

Пензада татар сәүдә йорты ачылырга мөмкин "Пензадагы татар эшмәкәрләренең сәүдә йорты булдыру теләге зур", - ди Васил Шәйхразиев.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Пензаның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка Пензада татар сәүдә йорты булдыру тәкъдимен җиткергән. Бу хакта бүген Идел буе федераль округында эшләүче татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда сүз булды, диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Васил Шәйхразиев.

"Пенза өлкәсендә татар эшмәкәрләре күп, шуңа аларның Пензада татар сәүдә үзәген булдыру теләге көчле. Бу тәкъдим теркәлде, аның буенча эшләячәкбез", - диде Шәйхразиев.

Пенза өлкәсендә 86 меңнән артык татар яши, биредә иллеләп татар авылы бар. Пенза өлкәсенең татар эшмәкәрләре нигездә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10