ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда аучылык өчен иң кыйммәтле урманнар урнашкан районнар билгеле

28 февраль 2018, 13:42 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстанда аучылык өчен иң кыйммәтле урманнар урнашкан районнар билгеле Иң кыйммәтле мәйданнар Мамадыш, Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Лениногорск районнарында урнашкан. Иң ярлылары – Балтач, Әтнә, Чүпрәле, Менделеевск районнарында.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда аучылык өчен иң кыйммәтле саналган урманнар урнашкан районнар билгеле. Бу турында Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында билгеле булды.

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында комитетның коллегия утырышы уза. Тармак 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, 2018 елга бурычлар билгеләде. Коллегиядә Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты.

Төп доклад белән Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков чыгыш ясады.

“Татарстанда 6 млн 309 мең гектарда аучылык җир-сулары бар. Республикада аучылык белән шөгыльләнүче 66 хуҗалык эшчәнлек алып бара. Биш ел дәвамында алар тармакка 900 млн сум күләмендә инвестиция китерде, шулай ук 400 эш урыны булдырды", – диде комитет рәисе.

Федор Батков сүзләренчә, бүген республика территориясендә 77 төр аучылык җәнлеге яши. Аларның суммар бәясе 785,4 млн сумны тәшкил итә.

“Узган ел белән чагыштырганда, республикаданы аучылык мәйданнары продуктлылыгы 11 процентка артты. Иң кыйммәтле мәйданнар Мамадыш, Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Лениногорск районнарында урнашкан. Иң ярлылары – Балтач, Әтнә, Чүпрәле, Менделеевск районнарында. Әмма без ярлы мәйданнарда да сыйфатлы эш башкарган районнарны мисаллар китерә алабыз. Әйтик, Актаныш, Кайбыч муниципаль районнары шундыйлардан. Шул ук вакытта сыйфатлы урман җирлекләрендә дә түбән нәтиҗә күрсәткән аучылык хуҗалыклары бар. Болар Әгерҗе, Азнакай, Тукай районнары. Моның сәбәбе: хайваннар дөньясы белән дөрес идарә итмәү, тиешле шартларны үтәмәү”, – диде комитет рәисе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10