ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артык

28 февраль 2018, 12:29 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанда вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артык Казанда уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сумны тәшкил итә, диде Илсур Метшин.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда икътисадында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итә.

Ул хезмәт хакының үсеш темпы 104,7 проценттан гыйбарәт булуын әйтте.

Мэр сүзләренчә, килешеп эшләү нәтиҗәсендә, предприятиеләрдәге хезмәт хакы буенча бурыч күләме 14,2 млн сумга кимегән.

Илсур Метшин Казандагы эшсезлек дәрәҗәсе инде күп еллар дәвамында Россиядә иң түбән дәрәҗәдә булуын билгеләп узды. Вакансияләр саны эшкә урнашырга теләүчеләр саныннан берничә тапкыр артык, диде мэр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10