ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

2017 елда социаль торак программасында катнашучылар 9,5 меңләп фатир алды

28 февраль 2018, 10:55 , Фото: Султан Исхаков, Ильнар Тухбатов

2017 елда социаль торак программасында катнашучылар 9,5 меңләп фатир алды            Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды 2017 елда 530 мең квадрат метр торак тапшырды.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Юлия Ибраһимова). Узган ел Татарстанда социаль торак программасында катнашучылар 9,5 меңнән артык фатир алды. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин җиткерде.

“Без узган ел 530 мең квадрат метр торак тапшырдык – бу Татарстан буенча 9,5 меңнән артык фатир. Шуларның 5,2 меңе социаль ипотека программасы буенча һәм 3,3 меңе — авария хәлендәге торактан күчүеләр өчен”, — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Хәзер Татарстанда 9 мең 387 гаилә (3 мең 975е Казанда) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Алар арасында 7 мең 662 гаилә (3 мең 884е Казанда) торакны социаль ипотека программасы буенча дәгъвалый ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10