ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Олимпия чемпионы әтисе булу зур бәхет - Илназ Заһитов

27 февраль 2018, 21:27

Олимпия чемпионы әтисе булу зур бәхет - Илназ Заһитов Алинә Заһитованың әтисе Илназ Заһитов бүген "Пусть говорят" тапшыруында катнашты.
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Олимпия чемпионы әтисе булу бик зур бәхет. Мин генә түгел, минем гаиләм дә бик бәхетле", - диде быел Пхенчханда узган Олимпия уеннарында "алтын" медаль яулаган спортчы Алинә Заһитованың әтисе Илназ. Ул бүген "Беренче канал"дагы "Пусть говорят" тапшыруында катнашты. 
 
Илназ Заһитов сүзләренчә, хәзер Алинә салкын тидереп, югары температура белән "ята". 
 
Олимпия чемпионын ничек тәрбияләргә дигән сорауга Илназ Заһитов: "Баланы яратырга һәм аңа ышанырга кирәк. Берничә тапкыр без фигуралы шуудан китәргәме әллә, башка юнәлештә үзен сынап караргамы дип тә карадык. Хатынымның әнисе дә, мин дә шул фикердә идем. Әмма хатыным аңа ышанды. Хатыныма рәхмәт", - дип җавап бирде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10