ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда берәү телефон урлаган, автомобиль капотына сикереп менеп, ватарга керешкән

27 февраль 2018, 15:03

Смартфон хуҗасы аны үз автомобилендә куып барган.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Казанда телефон урлаган һәм автомобильгә зыян китергән ир-атны хөкем иттеләр, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. 

Узган елның 12 августында 39 яшьлек, исерек хәлдәге Юрий Арсеньев бикләнмәгән «Датсун» автомобиленнән телефон урлый. Телефон хуҗасы аннан мобильнигын кире кайтарып алырга тырыша, әмма тегесе качып китә. Шуннан соң, телефон хуҗасы аны үз автомобилендә куа чыга. Үзен эзәрлекләүчедән качып барганда карак гаджетны югалта. Смартфонны кире кайтаргач та, зыян күрүче угрыны эзәрлекләвен дәвам итә.

Ул телефон карагын куып тоткач, икесе дә сугыша башлыйлар. Арсеньев зыян күрүчегә берничә мәртәбә суга һәм машина капотына сикереп менеп, аны ватарга керешә.

Нәтиҗәдә, телефон хуҗасына 50 мең сумнан артык зыян килә.

Арсеньев үз гаебен тулысынча таный. Суд аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10