ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Мәдәният

Беларусь Республикасында беренче тапкыр Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

27 февраль 2018, 11:01

Бер атна дәвамында Беларусь Республикасы территориясендә Татарстанның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Быелның апрелендә Минск шәһәрендә Беларусь Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре узачак, дип хәбәр итте Беларусь Республикасының Россиядәге илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе Олег Исаев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Беларусь Республикасына мәдәни десант 100гә якын вәкилне үз эченә алачак. Алар – фольклор ансамбльләре, театр, кино, сәнгать, әдәби даирә вәкилләре, дип искәртте илчелек бүлеге җитәкчесе.

Мәдәният көннәре кысаларында Беларусь Республикасы территориясендә мәдәни чаралар һәм халык һөнәрчелеге ярминкәләре узачак.

2019 елда Татарстанда Беларусь Республикасы көннәрен үткәрү күздә тотыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10