ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

АКШ илчесе Казан турында фикерләре белән уртаклашты

27 февраль 2018, 09:29 , Фото: twitter.com/USEmbRu

АКШ илчесе Казан турында фикерләре белән уртаклашты Америка дипломаты Россия һәм АКШ халкы арасындагы турыдан-туры элемтәләрнең күптәннән урнашуын билгеләп үтте.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман Казанга ясаган визитының беренче көнен «искиткеч» дип атады. Дипломатның әлеге сүзләре Америка илчелегенең Twitter социаль челтәрендәге рәсми микроблогында урнаштырылган.

Хантсман әйтүенчә, Россия һәм АКШ халкы арасында күптәннән урнашкан турыдан-туры элемтәләр һаман да ныклы булып кала. 

Илчелекнең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә тагын бер пост пәйда булды.

Дипломат Татарстан башкаласы белән танышуы анда зур тәэсир калдыруы һәм фотограф Саша Громның яңа технологияләр ярдәмендә Казан шәһәренең матурлыгын бөтен дөньяга күрсәтә алуы хакында искәртә.

«Илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелек күзәтелгән чорда мондый диалог аеруча мөһим», - дип сүзен йомгаклады Джон Хантсман.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10