ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Татар дөньясы

Шәйхразиев Санкт-Петербургта татар яшьләре белән эшләүне куәтләндерергә кирәк дип саный

26 февраль 2018, 19:40 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Шәйхразиев Санкт-Петербургта татар яшьләре белән эшләүне куәтләндерергә кирәк дип саный "Биредә татар яшьләре күп, әмма алар белән эшләү бераз аксый", - диде Милли Шура рәисе.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Санкт-Петербургта яшәүче һәм укучы татар яшьләренең милли үзаңын үстерү юнәлешендә төпле эш кирәк, бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан махсус план булдырылачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белдерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген ул Санкт-Петербургка эшлекле сәфәр кылып, Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы иҗтимагый татар оешмалары җитәкчеләре һәм Ленинград өлкәсе җитәкчелеге белән очрашты.

"Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге бүгенге көндә уңышлы эш алып бара. Вәкиллек бинасында татар рәссамнары картиналары күргәзмәсе, татар китапханәсе эшләп килә, татар телен укыту дәресләре оештырыла. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе тарихында татар шәхесләре аерым урын алып тора, биредә хәзер яшәүче милләттәшләребез арасында да абруйлы шәхесләр күп. Әмма биредә яшьләр белән эшләү бераз аксый. Санкт-Петербургта белем алучы 450 меңнән артык студент арасында Татарстаннан килүчеләр дә күп. Аларның милли узаңын үстерү юнәлешендә аерым эшләр башкарырга кирәк дигән карарга килдек", - дип аңлатты Васил Шәйхразиев.

Татар яшьләре белән эшләү үрнәге дип Милли Шура рәисе Мәскәүдәге Татарстан вәкиллеген әйтте. Мәскәүдәге тәҗрибәне нигез итеп алырга була, диде ул. Яшьләр белән эшләү өчен, волонтерлар да җәлеп ителәчәк. Бу эштә төпле, дәвамлы план кирәк, дип саный Шәйхразиев. "Без эшләгән эшләр күп очракта тарих булып кала, һәм без киләчәккә карап эш итмәсәк, хәзерге яшьләргә алга таба авыр булырга мөмкин. Яшьләрнең кайберләре, укып бетергәч, Татарстанга әйләнеп кайтмыйча, биредә кала, монда балалар үстерә, безгә бу нисбәттән милли киләчәгебезне кайгыртырга кирәк", - диде ул. 

Санкт-Петербургта татар яшьләре белән эшне оештыру биредәге вәкиллеккә һәм Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр канатына, аерым алганда, аның җитәкчесе Тәбрис Яруллинга тапшырылачак. 

Васил Шәйхразиев татар лидерларының милли эшләрне куәтләндерү өчен биредә милли татар йорты кирәклеген дә искәртүләрен әйтте. "Милли йорт булырдай бина өчен җир яисә бина алу турында сөйләшүләр бара. Шунысын әйтәсе килә - өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге җирле татарларга ярдәм кулы сузарга әзер тора, гомумән, Татарстан Республикасы да биредә үрнәк итеп куела торган субъект, бу хакта Ленинград өлкәсенең эчке сәясәт буенча вице-губернаторы Сергей Перминов та әйтте", - диде Шәйхразиев. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10