ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Көнкүреш химиясе, ашлама җитештерүчеләрдән Иделне саклау өчен җыем җыярга тәкъдим иттеләр

26 февраль 2018, 20:09 , Фото: Султан Исхаков

Көнкүреш химиясе, ашлама җитештерүчеләрдән Иделне саклау өчен җыем җыярга тәкъдим иттеләр Халык өчен көнкүреш химиясенә бәяләр арту аена уртача 0,8 проценттан күбрәк булмаячак, диде Елена Солнцева.

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Россия Төзелеш министрлыгы көнкүреш химиясен һәм минераль ашламалар җитештерүчеләрдән Иделне саклау өчен җыем җыярга тәкъдим итә. Җыемнар Идел елгасын саклауга тотылачак. Бу хакта Казанда Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты уздырган түгәрәк өстәлдә Төзелеш министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм Россия Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Елена Солнцева җиткерде.

Круглый стол Комитета Государственной Думы РФ по экологии и охране окружающей среды

Беренчел бәяләүләр буенча, авыр тарала торган актив матдәләр кергән көнкүреш химиясен җитештерүчеләрдән һәр елны 15 млрд сум җыем алу мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте ул чыгышында.

“Шул ук вакытта, халык өчен көнкүреш химиясенә бәяләр арту аена уртача 0,8 проценттан күбрәк булмаячак”, - дип өстәде ул.

Круглый стол Комитета Государственной Думы РФ по экологии и охране окружающей среды

Су объектларын пычратучы минераль һәм органик ашламалар җитештерүчеләрдән экологик җыем продукциянең бер тоннасыннан 2 мең сум күләмендә билгеләнергә мөмкин. Ул вакытта еллык җыем якынча 4 – 5 млрд сум булырга мөмкин, дип сөйләде Солнцева.

Аның сүзләренчә, әлеге акчалар Россия чистарту корылмалары төзелешенә һәм реконструкцияләүгә юнәлтеләчәк.

Круглый стол Комитета Государственной Думы РФ по экологии и охране окружающей среды
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10