ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» Директорлар советы утырышында катнашты

26 февраль 2018, 19:31 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» Директорлар советы утырышында катнашты Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышта 2017 елның 9 ае эчендә РСБУ буенча ярдәмче компанияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы тарафыннан компанияне матди-техник тәэмин итү системасын киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре каралды. 2013 елгы МТО стратегиясен гамәлгә ашырудан уңай нәтиҗә, китереп торуларда монополизм булдырмау, 2015 елда «Татнефть» төркеме предприятиеләрендә сатып алулар оештыруның бердәм стандартын кертү билгеләнде, диелә әлеге хәбәрдә.

"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу – сатып алулар процедураларының ачыклыгын арттыру һәм вакытын кыскарту, ачык күләмнәре белән якынча шартнамәләр төзү, сатып алуларда субъектив факторны мөмкин кадәр киметү, маркетинг тикшеренүләре, тендерлар уздыру. Утырышта структур һәм ярдәмче предприятиеләрне матди-техник тәэмин итү хезмәтләрен үзәкләштерү юлы белән МТО оештыру структурасын киләчәктә камилләштерү турында карар кабул ителде.

2017 ел йомгаклары буенча «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышын уздыру урыны һәм датасы билгеләнде. Гомуми җыелыш 2018 елның 22 июнендә Әлмәт шәһәрендә «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10