ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Әсгать Сәфәров: Татарстан кешеләренең чит илдә дә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш

26 февраль 2018, 18:42 , Фото: архив/Султан Исхаков

Әсгать Сәфәров: Татарстан кешеләренең чит илдә дә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш  Чит илләрдәге Татарстан вәкилләренә Россия Президентын сайлауда ватандашларыбызның конституцион хокукларын тормышка ашыруда ярдәм итү бурычы йөкләнде.

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Чит илләрдәге Татарстан вәкилләренә 18 мартта узачак Россия Президентын сайлау вакытында илдән читтә булган ватандашларыбызга сайлауда катнашуда ярдәм итү бурычын йөкләделәр. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов әйтте.

Бүген Казанда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров чит илләрдәге һәм Федерация субъектларындагы Татарстан вәкилләре белән узган киңәшмә вакытында шундый бурыч куйды. Ул кешеләрнең, кайда гына булуына карамастан, конституцион хокукларын тормышка ашыру мөмкинлекләре булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Шулай ук Татарстанның кайбер министрлык җитәкчеләре катнашында узган киңәшмә барышында төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләренең 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы елга бурычлар билгеләнде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10