ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

АКШ илчесе Россия Президентына кандидатлар белән элемтәдә тормыйм дип белдерде

26 февраль 2018, 15:04 , Фото: Рамиль Гали

АКШ илчесе Россия Президентына кандидатлар белән элемтәдә тормыйм дип белдерде Джон Хантсман кичә Казанга рәсми визит белән килде һәм ул Татарстан башкаласында 27 февральгә кадәр булачак.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман Россия Президентына кандидатларның берсе белән дә элемтәдә тормый. Дипломат Казанның 3нче җылылык электр үзәгендә булганнан соң журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Кандидатларның берсе белән дә очрашканым юк. Чөнки минем беренчел максатым – нәкъ менә хакимият вәкилләре белән очрашу, бары тик шуннан соң гына хакимияттән тыш даирә вәкилләре белән аралашырга җыенам», - дип белдерде ул.

Хантсман билгеләп үткәнчә, АКШ белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне элеккеге дәрәҗәдә саклау өчен, сайлаулар темасына теләсә нинди спекуляциядән качарга кирәк.

«Безне еш кына сайлауларга тыкшынуда гаеплиләр. Мин моны күз алдына да китерә алмыйм, чөнки без үзара мөнәсәбәтләрнең кадерен беләбез. Әгәр сүзләр көрәше башлана икән, бу бары тик эскалациягә генә китерергә мөмкин», - дип өстәде дипломат.

Джон Хантсман кичә Казанга рәсми визит белән килде һәм ул Татарстан башкаласында 27 февральгә кадәр булачак. Бүген дипломат Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм Казан университетында булды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10