ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман КФУ студентлары һәм укытучылары белән очрашты

26 февраль 2018, 13:10

АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман КФУ студентлары һәм укытучылары белән очрашты АКШның Россиядәге илчесе Казанга эш сәфәре белән килде һәм ул Татарстан башкаласында 27 февральгә кадәр булачак.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Казанга эш сәфәре белән килгән АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары һәм укытучылары белән аралашты. Бу хакта АКШның Мәскәүдәге илчелеге Instagram-аккаунтында хәбәр ителә.

«Бүген мин КФУның искиткеч талантлы студентлары һәм укытучылары белән очраштым. Татарстан һәм АКШның академик һәм мәдәни алмашу өлкәсендә зур тарихы бар һәм биредәге яшьләрне күргәч, безне матур киләчәк көтәчәгенә тагын бер мәртәбә инанасың», - диде АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман.

АКШның Россиядәге илчесе Казанга эш сәфәре белән килде һәм ул Татарстан башкаласында 27 февральгә кадәр булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10