ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда бер мең гаилә “ана капиталы” акчасын балалар бакчалары өчен кулланырга тели

26 февраль 2018, 12:14 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда бер мең гаилә “ана капиталы” акчасын балалар бакчалары өчен кулланырга тели Быелдан башлап, сертификат акчасын балалар бакчалары өчен куллану буенча чикләү гамәлдән чыгарылган.

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ана капиталы” программасының быелгы үзенчәлеге – балалар бакчасы хезмәтләре өчен чикләү гамәлдән чыгарылган. Бу нисбәттән, сертификат акчасын мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләренә юнәлтергә теләүчеләр арткан. Быел шул чикләү юкка чыгарылгач, бер мең гариза кабул ителгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина хәбәр итте.

“Ана капиталы”н балаларның белем алуына куллану электән рөхсәт иде. Тик элек бу акчаны бала туганнан соң яки уллыкка алынганнан соң өч ел узгач кына файдаланырга ярый иде. 2018 елдан башлап, баланың мәктәпкәчә белеме өчен финанс ярдәмен бала тууга ук алырга мөмкин. Акчаны дәүләт һәм хосусый бакчаларда бала тәрбиясе өчен юнәлдерергә була. “Элек аккредитациясе булган белем бирү оешмалары өчен генә юнәлтү рөхсәт иде, балалар бакчалары аккредитациягә каралмый иде. Хәзер бу чикләү бетерелде. Сертификат акчасын балалар бакчаларында белем бирү өчен дә кулланып була”, - дип белдерде Татарстан буенча Пенсия бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова.

Закон гамәлгә кергәннән бирле, Татарстанда 12 мең 590 кеше “ана капиталы”н белем бирү хезмәтләрен алуга юнәлткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10