ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк

26 февраль 2018, 12:29

Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк Быел гыйнвар каникулындагы ял көнен җомгага - 9 мартка күчерделәр.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала.

Быел 8 март пәнҗешәмбегә туры килә. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 6 гыйнвар, шимбә ялы җомгага, 9 мартка күчерелде.

Шул рәвешле, 2018 елда 8, 9, 10 һәм март көннәрендә ял итәчәкбез. Шулай ук 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10