ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самарада Гакыйль Сәгыйровны концерт белән искә алдылар

26 февраль 2018, 08:19 , Фото: samtatnews.ru

Самарада Гакыйль Сәгыйровны концерт белән искә алдылар Татар шагыйре, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Самарада Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлегенә багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичә узды, дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.

"Самарада каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗәббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлегенә багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичә узды", дип язылган әлеге хәбәрдә.

"Татар-информ" Самарада татар шагыйре Гакыйль Сәгыйровның 80 еллык юбилеен билгеләп үтәләр, дип хәбәр иткән иде.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10